Извините, регистрация закрыта. Возможно, на событие уже зарегистрировалось слишком много человек, либо истек срок регистрации. Подробности Вы можете узнать у организаторов события.
Татарлар йөз ел элек ничек яшәгән? Алар Россия империясе һәм Ислам дөньясында ничек гомер иткәннәр? Хакимият алар өчен нинди компромиссларга барды, ә гади халкы ничек җавап бирде?
Журналист, туган як өйрәнү эшен популярлаштыручы, шәһәр активисты, музыкант, Бөтендөнья татар яшьләре форум рәисе урынбасары, "Камал мәктәбе", "Ачык университет", "Jadidfest" проектлары кураторы Рәдиф Кашапов, Казанда 19 нчы гасыр ахырында һәм 20 нче гасыр башында татар сәүдәгәрләре һәм аларның хатыннары, муллалар һәм шәкертләр, язучылар һәм музыкантлар тормышы турында сөйли.
Озынлыгы 1,5 сәгать.
31 март, 11.00, Киров скверында, һәйкәл янында.
Билет бәясе 200 сум.